Помидорның кәефсез чагы
Июльнең икенче яртысы һәм август ае – томат өчен авыр чор. Эссе, коры, чирләре тагы... Мескен үсемлекләр кайвакыт уңыш бирү турында түгел, ә ничекләр исән-имин калу турында гына уйлана кебек. Шуңа күрә хәзер бакчачының бурычы – аларның кәефсезлеген шундук сизеп, вакытында ярдәм итү.